Ташкичү авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, авыл халкы өчен «Сәламәтлекне сатып алып булмый» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Китапханәче сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, һәр кешенең тормышында аның роле турында сөйләде, «Сәламәтлек - зур байлык» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Авыл фельдшеры Наилә Абдуллина витаминнар һәм аларны кайчан кабул итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Аннары тәмәке тарту, алкоголь, наркомания кебек проблемалар турында фикер алыштылар. Сәламәт туклану һәм Татарстан Республикасында үсә торган шифалы үләннәр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең файдалы үзлекләре турында сөйләштеләр.
Чара барышында катнашучылар "гигиеник табышмакларга" җавап бирделәр һәм «Спорт - син көч» викторинасының «спорт сорауларына» җавап бирделәр.
Соңыннан катнашучылар белән спорт эстафетасында катнаштылар .