Бәйрәкә авылы мәдәният йортында авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы узды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

9 апрель көнне Бәйрәкә авылы мәдәният йортында авыл җирлекләре арасында "Сохраняя традиции прошлого"-"Үткәннең тарихын саклыйк" үзешчән сәнгать смотр-конкурсы булып узды, ул Татарстанда цифрлаштыру елына һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иде.

Әлеге чарада мәртәбәле кунаклар: "АгроМир" ҖЧҖне гамәлгә куючы Сирин Әхәт улы Галиев,Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Кәбир улы Вәлиев һәм Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Олег кызы Әхмәтшина катнаштылар.

Сирин Әхәт улы Бәйрәкә мәдәният йорты һәм мәктәпнең күп тапкырлар хәйрия иганәчесе булып тора һәм Бәйрәкә авылы мәдәният йорты һәм Бәйрәкә авылы урта мәктәбе бию коллективларын, “Моңлы саз” вокаль-инструменталь ансамблен сәхнә костюмнары белән тәэмин иткән.

Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Кәбир улы ЮМР башлыгы урынбасары һәм 4 нче федераль округтан Ташкичү авыл җирлеге депутаты Ильясов Закуан Варис улы исеменнән клубларның матди-техник базасын тулыландыру өчен Кече Урыссу һәм Ташкичү авылларының мәдәният йортлары мөдирләренә акчалата сертификатлар тапшырды.

 

https://vk.com/mbu_rdk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International