"Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге" МКУ Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Әлмәт ш. ТИ Баулы районында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы профилактика бүлекчәсе белән берлектә 8 апрель көнне "Олимп" спорт мәктәбендә "Юлга игътибар!" интеллектуаль-спорт уены уздырылды.
Уен 6 этапта үткәрелде, анда катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле бурычларны интеллект ярдәмендә генә түгел, көч һәм җитезлек ярдәмендә хәл итәргә тәкъдим ителде.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз:
Беренче урында - "Маша и Медведь" командасы
Икенче урында - "Форд фокус" командасы
Өченче урында - Яшьләр җыелма командасы
Дүртенче урында - "Мексика боксчылары"