Районда "Яшәүгә 10 мең адым" Бөтенроссия акциясе старт алды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Урыссу бистәсенең "Энергия" стадионы бүген Бөтенроссия сәламәтлек көне кысаларында районда оештырылган акциядә катнашучыларны каршы алды.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең, инвалидлар һәм Пенсионерлар берлегенең җирле оешмалары үзләре алдына стадионның спорт юлы буенча 10 мең адым йөрү бурычын куйдылар һәм күбесе куелган максатны намус белән башкарып чыкты. Дистанциядән чыкмады.

Чара башланыр алдыннан спорт йөрешендә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова сәламләделәр.

 

Соңыннан бүләкләү тантанасы булды - әлеге спорт хәрәкәте активистларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тәм-томнар белән чәй эчү дә күңелле кульминация булды.

 

Тулырак "Ютазы таңы" газетасында укыгыз.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International