8 апрельдә "Татар кызы-Татар егете - 2022" муниципаль конкурсы узды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Үз мәктәбен тәкъдим итүче унбер кыз һәм егет Иң яхшы татар егете һәм Иң яхшы татар кызы исеме өчен көч сынашты. Конкурсның дүрт этабы да бер сулышта узды һәм һәр этапта шәп чыгышлар булды. "Дефиле" номинациясендә костюмнарның матурлыгына карап туеп булмады, бигрәк тә Иске Урыссу һәм Кече Урыссу мәктәпләрен билгеләп үтәсе килә. "Визитка" номинациясендә Урыссуның 3 санлы мәктәбе, Кече Урыссу мәктәбе, Иске Урыссу мәктәбе укучылары чыгышы  истә калырлык һәм тәэсирләндергеч булды. Ә "Оста эшеннән билгеле " номинациясендә Ютазы мәктәбе ел саен үзенчәлекле һәм артистларча чыгыш ясый. Бәйрәкә мәктәбе үзенең "Кәрия-Зәкәрия" номинациясендә чыгышында татар милли уеннарының традицияләрен  һәм характерын бик яхшы ачты. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, балалар чыгышларында хәзерге заман төсмерләре чагылыш тапты: рэп, татар җырларын гитара һәм баян тавышы астында башкардылар. Һәм Урыссудагы 3 санлы, Бәйрәкә, Ютазы мәктәпләре, Иске Урыссу мәктәбе, Кече Урыссу мәктәбе, Урыссу гимназиясенең хуплау төркемнәрен аерым билгеләп үтәсе килә. Залда да күңелле атмосфера хөкем сөрде, дәртле номерлар һәрвакыт алкышларга күмелде. Конкурсның Гран-прие Кече Урыссу мәктәбе укучысы Зарипова Алинәгә һәм Урыссу гимназиясе укучысы Нигъмәтуллин Дениска тапшырылды. Барлык егетләр һәм кызлар да үз бүләкләрен алдылар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, шулай ук катнашучыларны әзерләүдә катнашкан барлык педагогларга аерым рәхмәт белдерәсе килә.

 

ТР Ютазы районы "мәгариф бүлеге" МКУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International