"Урыссу сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе " ГБУдә тәрбияләнүчеләр 1 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә узган " Без барын да булдырабыз!" XV Республика музыка һәм сәнгать конкурсы җиңүчеләре булдылар. Алар шәп чыгыш ясадылар һәм түбәндәге урыннарны яуладылар.
1 урын - "Театр осталыгы" номинациясендә "Онытылмас еллар тарихы" спектакле.
1 урын - "Ялгыз җыр" номинациясендә - Мостахова Карина.
2 урын - "Хореография" номинациясендә - "Непоседы" коллективы.
3 урын - "Хореография" номинациясендә - "Вдохновение" коллективы.
Афәрин, балалар!
Котлыйбыз !
ТР Ютазы районы "мәгариф бүлеге" МКУ