«Буыннар хәтере» хәйрия фонды (алга таба – «Фонд») – Россиядә Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына адреслы медицина ярдәме күрсәтү буенча бердәнбер коммерцияле булмаган оешма. Фондның миссиясе: яшьләренә, җенесенә, социаль хәленә, кеременә, сәяси, дини һәм башка карашларына карамастан, Россиянең барлык гражданнары ветераннарына ярдәм итү эшендә берләштерү.
Хәзерге катлаулы вакытта илебез геройларына безнең ярдәм һәм булышу мөһим. Кыенлыкларга карамастан, Фонд ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итә. Без моны тарихи хәтер һәм милли тәңгәллекне саклау өчен мөһим дип саныйбыз.
Оешманың эшчәнлеге югары социаль әһәмияткә ия: хәзерге вакытта Калининградтан алып Владивостокка кадәр Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче 16 600 дән артык ветеранга ярдәм күрсәтелгән. Күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 2 млрд. 204 млн. сумнан артып китә. Бу бик күп операцияләр, тернәкләндерү курслары, заманча протезлар һәм колак аппаратлары, кыйммәтле коляска һәм медикаментлар комплектлары, шәхси гигиена чаралары, ләкин иң мөһиме, бу – тормышлары яхшы якка үзгәргән меңнәрчә кеше.
Татарстан Республикасында фондтан 167 ветеран 10 640 496 сумлык ярдәм алган.
Ел саен Фонд «Кызыл канәфер» акциясен (алга таба – «Акция») уздыра, ул Бөек Җиңү көнен (9 Май) бәйрәм итүгә багышланган чаралар исемлегенә кертелгән.
21 апрельдән 22 июньгә кадәр һәр россияле «Кызыл канәфер» акциясенә кушыла ала. Значокларны сатудан кергән акча Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм күрсәтү өчен Фондка керә.
/file/jutaza/File/Акция Красная гвоздика(1).pdf