Гимназиячеләрне патриотлыкка өйрәтәләр

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Урыссу гимназиясенең Яшь армия отрядында катнашучылар өчен "Безнең заман геройлары. Алексей Панкратов" дип аталган Батырлык дәресе үткәрелде.

Дәрес Россия герое - зенит ракета дивизионы командиры, Смоленскидагы Советлар Союзы маршалы А.М. Василевский исемендәге Хәрби һавага каршы оборона академиясен тәмамлаган, Пенза өлкәсендә торган частьләрнең берсе хәрби хезмәткәре Алексей Панкратовка багышланды.

Балалар Россиянең Украинадагы хәрби махсус операциясе турында мәгълүмат белән таныштылар, Россия герое Алексей Панкратов турында видеосюжет карадылар.

 

ТР Ютазы районы "Мәгариф бүлеге" МКУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International