Ютазы аграрчылары күпьеллык үләннәрне тукландыруга чыктылар

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Тукай исемендәге җәмгыятьтә күпьеллык үләннәрне аммиак селитрасы белән тукландыруга керештеләр. Әлеге авыл хуҗалыгы коллективы җитәкчесе Рамил Газизуллин сүзләренә караганда, биредә күпьеллык үләннәр 500 гектарны били. Бәлки, кайбер участокларны яңадан сөрергә туры килер, дип билгеләп үтте ул. Бу реабилитацияләнергә тиеш булмаган участокларга кагыла. Азотлы ашламалар белән тукландыруны уҗым культуралары да көтә:  Тукай исемендәге җәмгыятьтә алар да 500 гектарга чәчелгән. Бу агрочараны туфрак өлгергәннән соң башлау планлаштырыла. Бүген исә гектарына 150 кг исәбеннән ашлама керткәндә, "Туман" сиптергече файдаланылган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов сүзләренә караганда, язгы кыр эшләренә нигез салынган. Бүген - иртәгә районның барлык басу-кырларында тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы гөрелтесе ишетеләчәк.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International