Эш атнасы район хезмәтләре белән киңәшмәдән башланды

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Район хастаханәсенең баш табибы хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләренә диспансеризацияне вакытында узарга кирәклеген искә төшерде.
Диспансерлаштыру төрле авырулар билгеләрен үз вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә, алар турында кешеләр хәтта сизмәскә яки аларга игътибар итмәскә дә мөмкин. Шулай ук, Светлана Шакирова, районда маммограф эше турында да хәбәр итте. Тикшерелүне 12-22 апрель көннәрендә узарга мөмкин. График алда беркетеләчәк.
Шулай ук киңәшмәдә 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанның бөтен территориясендә гамәлдә булачак янгынга каршы режим турында да хәбәр ителде. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге – учаклар ягуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чар яндыруны тулысынча тыю. Моннан тыш, режим гамәлдә булган шартларда ачык һавада азык әзерләргә һәм билгеле бер территорияләрдә 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.
Агымдагы атнага бурычлар:
- Урыссу һәм авыл җирлекләре территориясендә өмәләр;
- чәчүгә әзерлек;
-диспансерлаштыру;
- Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек;
- БДИга әзерлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International