Урыссуның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" дип исемләнгән гомуми мәктәп чарасы узды

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Ата-аналар үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, үз гаиләсе өчен горурлык хисе тәрбияләү, ата - аналарга хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 11 апрель көнне Урыссуның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә  “Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе” дип аталган гомуми мәктәп чарасы үткәрелде.

Чара Баулы шәһәре территориаль идарәсенең "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ Әлмәт шәһәрендә территориаль идарәсе  профилактика бүлеге начальнигы  Игнатьева Р. И. һәм ЮХИДИ бүлеге инспекторы Жанназаров Р. М. катнашында узды.

Әлеге чарада 4 гаилә катнашты. Гаилә ярышларында катнашкан өлкәннәр балалардан җитезлектә, елгырлыкта, җиңүгә ихтыярда бер дә калышмады.

Нәтиҗәдә, Копытиннар гаиләсе җиңде, 2 урынга - Богдановлар һәм Вәлиевлар гаиләсе лаек булды, 3 урынны Шакировлар гаиләсе алды.

Барлык катнашучылар да мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр  белән билгеләнде.

 

ТР Ютазы районының "Мәгариф бүлеге" МКУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International