Бу атнада Урыссу үзәк район хастаханәсе территориясендә маммография эшли башлаячак

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасының диспансерлаштуры кабинеты шәфкать туташы Айгөл Галиуллина хәбәр итүенә караганда, маммография тикшерүен көн саен 70кә якын кеше узачак. Көннең беренче яртысында авыллардан 65 яшьтән өлкән булган һәм азмобильле гражданнарны район социаль яклау хезмәтенең махсус транспорты алып киләчәк.
Маммографиянең эш сәгатьләре: дүшәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр 8 сәгатьтән 12 сәгатькәчә һәм 14 сәгатьтән 16 сәгатькәчә. Җомга көнне 8 сәгатьтән 14 сәгатькәчә.
2022 елда маммография тикшерүен 1948, 1950, 1952, 1954, 1956, 1958, 1960, 1962, 1964, 1066, 1968, 1970, 1972, 1974, 1976, 1978, 1980, 1982 елгы хатын-кызлар уза ала.
Үзең белән паспорт, медполис, СНИЛС булырга тиеш. Юллама алу өчен поликлиниканың 214 кабинетына 7 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International