Бүген “АгроМир” җәмгыятендә эшли торган хезмәтчәннәр медицина каравы уза

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Барлыгы 89 кеше, шул исәптән 27 хатын-кызны табиблардан терапевт, невролог, хирург, окулист, ЛОР, дермотолог, психиатр тикшерәчәк. Авыл халкы ЭКГ үтәчәк, кан һәм бәвел анализы тапшырачак. Хатын-кызлар өчен УЗИ кабинеты эшләячәк.
14 апрель көнне Тукай исемендәге җәмгыятьтән 63 кеше медицина каравы узачак.
Шулай итеп, агымдагы атнада Ютазы районы предприятиеләрендә медицина караулары башланды. Моның өчен сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре хезмәтчәннәренә Урыссу үзәк район хастаханасенә килергә кирәкми. Хезмәт коллективларына табиблар бригадасы үзе бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International