Янгынга каршы махсус режим игълан ителде

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

Бу хакта бүлек һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, бу чорда учаклар ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру, шулай ук мангалларда ит, башка ашамлык пешерү өчен ачык ут куллану тыела. Моннан тыш, янгыннарны контрольдә тоту космостан башкарыла. Ягъни йорт яны территориясендә яки бакчада, әйтик, узган елгы үләнне яндырганда, «югарыдан барысы да күренүен»  истә тотарга кирәк. Яки чүп яндыру тирәсендәге урын 10 метр радиуста чистартылырга тиеш. Ә мангалда ут ягуга килгәндә, моның да үз таләпләре бар. Мангалга иң якын корылма кимендә 5 метр арада булырга тиеш. Ә ут янында янучан матдә булу турында әйтеп тә торасы юк.

Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге начальнигы урынбасары Салават Биктимеров билгеләп үткәнчә, янгынга каршы махсус режим вакытында тиешле таләпләрне бозган өчен штраф санкцияләре каралган: гражданнарга – 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырган предприятиеләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International