Бу - илебезнең, совет фәненең һәм бүген космик тармакта хезмәт куючыларның үзенчәлекле триумфы көне. Ул Җир кешеләренең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерә.
Үзләренең хезмәтләре, укулары һәм тикшеренүләре белән Россиянең космик сәнәгатен үстерүчеләрне һәм ныгытучыларны котлыйм, аларга космосны үзләштерү эшендә уңышлар телим.
Илебезнең данлы үткәне уртак горурлык кына түгел, ә алга таба ачышларга һәм казанышларга нигез булсын! Бу бәйрәм көнендә сезгә иң кыю планнарыгызның тормышка ашуын, яңа казанышлар һәм җиңүләр телим!
Район башлыгы А. Ә. Шәфигуллин