«Бердәм Россия» партиясе тарафыннан игълан ителгән «Донбасска-китаплар» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Ютазы муниципаль районында ДНР һәм ЛНР балалары өчен китаплар җыю игълан ителде

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Халыкара балалар китабы көне алдыннан, «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан игълан ителгән «Донбасска-китаплар» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Ютазы муниципаль районында ДНР һәм ЛНР балалары өчен китаплар җыю игълан ителде. Китап җыю район китапханәләрендә башкарылды. Акция ике республика балаларының язмышына битараф булмаганнарны берләштерде. Китапларны район халкы да, мәдәният, мәгариф, халыкны социаль яклау учреждениеләре дә алып килде. Балалар әдәбиятыннан тыш, Донбасс балаларына өстәл уеннары, канцелярия товарлары да алып килделәр. Үзәк китапханә, соорганизатор буларак, үзләренең изге эшләре белән балаларның күңелен җылытырга омтылган һәрбер кешегә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International