1 апрельдән бөтен Россия буенча язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Ул җәй уртасына кадәр дәвам итәчәк.
Хәрби комиссариат комиссиягә безнең районнан 25 егетне чакырды. Россия армиясе сафларына беренче озату агымдагы елның 21 маенда планлаштырыла.