Ютазы муниципаль районында елгаларда су дәрәҗәсе кискен түгел

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елның 13 апрель иртәсенә Ык елгасында су дәрәҗәсе 90 сантиметр тәшкил итә.

Кичәге кичтән бүгенге иртәнгә Димескәй елгасы 85 сантиметрга күтәрелде. Исегезгә төшерәбез, Ык елгасындагы су 4 метр 80 сантиметрга, Димескәй елгасында 2 метрга күтәрелсә, кискен санала. Инфраструктура үсеше бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, районда гидрологик хәлне тәэмин итү өчен ике пост эшли: Әбсәләм авылында – Ык елгасы һәм Акбаш авылында – Димескәй елгасы.
Бу постлардан тәүлегенә ике тапкыр районның бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә су дәрәҗәсенең күтәрелүе турында мәгълүматлар тапшырыла. Әлегә районда язгы ташу торышы тотрыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International