Димтамак мәктәбендә - коткаручы-водолаз

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Һөнәри ориентация айлыгы кысаларында Димтамак мәктәбендә"сыйныф очрашуы"  чын водолаз белән узды. Очрашуны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Тимербаева оештырды.

Дамир Хисмәтуллин Акбашта яши, ә Октябрьский шәһәренә эшкә йөри. Аның профессиясе - БР Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты авария - коткару хезмете ДБУ коткаручы водолазы.

Дамир балаларга үз һөнәре, коткаручы-водолазның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде, үзенең эш костюмнарын күрсәтте. Укучылар бик канәгать калдылар, аның эше, мавыгулары, гаиләсе, кайда укуы турында күп сораулар бирделәр һәм хәтта водолаз костюмнарын киеп тә карадылар. Алар үзләрендә водолаз-коткаручы хезмәтенең  бөтен авырлыгын тойдылар, чөнки обмундированиенең генә авырлыгы да 50 килограммга якын иде. Вакыт бик тиз һәм кызыклы узды .

Очрашу ахырында Дамир Ринат улы сулыкларда куркынычсызлык техникасы һәм батучыларга беренче ярдәм турында сөйләде. Ашыгыч ярдәм килгәнче нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтте һәм мәктәпкә куркынычсызлык техникасы буенча белешмәлекләр калдырды.

 

ТР Ютазы районы "мәгариф бүлеге" МКУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International