Газета-журналларга язылу кампаниясе чорында Россия почтасы язылу декадасын оештыра, анда басмаларга ташламалы язылу гамәлдә була.
Язылу декадасы 4 апрельдә башланды. Бүген "Ютазы таңы” һәм “Ютазинская новь” район газеталарына 10% ташлама белән язылырга һәм бүләк алырга мөмкин булган соңгы көн иде.
Бүген почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә ташламалы бәядән язылырга мөмкин булачак, ә үзәк почтага язылсагыз, сезгә тагын бүләк тә бирәчәкләр. Кайбер урыссулылар район газетасына язылдылар һәм бүләк алдылар. Ашыгыгыз, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!