Көн җәйгә охшап, кояшлы һәм җылы, һәркемнең кәефе - "сугышчан". Көрәкләр һәм себеркеләр белән коралланып, редакция хезмәткәрләре эшкә энтузиазм белән тотындылар. Урыссу поселогының үзәк мәчете һәм "Фәнис" мәдрәсәсе янындагы территорияне узган елгы яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар.
Быел өмәләр гадәттәгедән иртәрәк башланды. Алда әле бер генә хезмәт десанты булмас. Безгә үз тирәбездәге дөньяны чистарак, ямьлерәк, димәк, игелеклерәк итү күңелле! Без барыбыз да шулай булсын өчен тырышабыз. Барыгыз да килешәсездер бит?