Бүген район башлыгы Аяз Шәфигуллин район басуларын карап йөрде

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераны Сәгъдәтулла Төхбәтуллин озатып йөрде. Аерым алганда, Урыссу авыл җирлегендә эшләп килүче «Таң» ширкәтендә алар ашлык складында, шулай ук машина-трактор паркында булдылар, анда язгы кыр эшләренә агротехниканың әзерлеге белән таныштылар. Башка техника арасында үзебезнең илдә җитештерелгән яңа чәчкеч күзгә ташланды. Әлеге коллектив җитәкчесе Ильяс Гарипов сүзләренә караганда, уҗымнарны тукландыруга туфрак техниканы «кабул итәргә» әзер булган көннән үк чыгачак.

Әлеге авыл хуҗалыгы коллективында сөрүлек җирләр 1985 гектарны били, шуның 130 гектарында уҗымнар урнашкан. Сабан культураларының мәйданы 1000 гектар тәшкил итә, калган өлеше көнбагыш һәм мал азыгы культуралары өчен билгеләнгән. Көзге арыш басуында аграрийлар шытымнарның торышы белән таныштылар. Сәгъдәтулла Төхбәтуллин сүзләренә караганда, биредә урыны-урыны белән орлык чәчү тирәнлеге бозылган, бу аларның тишелүендә чагылыш тапкан – аларны тигез дип әйтеп булмый. Чәчүлекләрне тернәкләндерергә минераль ашламалар кертү ярдәм итәчәк. Җәмгыятьтә уҗымнарны тамыр яны тукландыруына югарыда аталган чәчкеч ярдәмендә керешәчәкләр.

Район башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларын карап чыгуын дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International