Район мәдәният йорты һәм Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре беркетелгән территорияләрне санитар чистартуга чыктылар

2022 елның 15 апреле, җомга

Яз - табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Район мәдәният йорты һәм үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре бердәм булып өмәгә чыктылар. Алар тарафыннан зур эш башкарылды: район мәдәният йортының бөтен территориясе һәм Дан мемориалы җыештырылды. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә җан җылысын өрде. Район мәдәният йортының чиста, җыештырылган территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International