- Безнең хәзерге җәмгыятьтә, мөгаен, күпләр медицина учреждениеләре лабораторияләре эшенең никадәр мөһим булуын аңлыйдыр. Хәтта безнең табибларның эшен дә, пациентларның торышын бәяләгәндә, анализ нәтиҗәләреннән башка күз алдына китереп булмый, шуңа күрә бездән, лаборатория хезмәткәрләреннән, кешенең сәламәтлеге, ә кайвакыт гомере дә бәйле, - диде Урыссу үзәк район хастаханәсенең клиник-диагностика лабораториясе мөдире Лариса Гаделшина.
1995нче елларда район хастаханәсе лабораториясендә тикшерү спекты шактый тар була: биохимия анализы ярдәмендә лаборанткалар бары тик глюкоза, холестерин, билурибин кебек төп күрсәткечләрне генә ачыклыйлар. Бүгенге көндә клиника-диагностика лабораториясе хезмәткәрләре заманча таләпләргә җавап бирә торган югары нәтиҗәле җиһазлар-анализаторлар артында эшли. Табигый ки, биохимия анализы буенча лаборатория күпкә киңәйтелә, иммунология һәм иммуногематологик тикшерүләр уздырыла һәм башкалар. “Тикшерү скринингын автомат рәвештә санасак та, лаборатория хезмәткәренең күзләрен бернинди җиһаз алмаштыра алмый. Әгәр нинди булса патология барлыкка шик туса, без анализларны күз белән дә “саныйбыз”, - диде Лариса Леонидовна
Әлбәттә, клиника-диагностика лабораториясе хезмәткәрәре турында да озак сөйләргә була. Әмма без шуны билгеләп узабыз: аларның һәркайсын зур төгәллек һәм намуслылык бизи. Зур тәҗрибәле лаборанткалардан төзелгән команданы яңартып, яшь кадрлар да эшкә килә.