Бүген район мәдәният йортында ветеран педагог, хөрмәтле җәмәгатьче, актив гражданлык позициясе булган шәхес Зоя Глушкова үзенең 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Түгәрәк өстәл артына район ветераннар Советы Президиумы һәм районның башка иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. Зоя Васильевна - чыннан да тынгысыз зат, җитез эш итә, гүя очып кына йөри. Ул озак еллар дәвамында район ветераннар советы рәисе булып эшләде.
Зоя Глушкованы котларга район башлыгы Аяз Шәфигуллин килде. Ул юбилярга иң изге теләкләрен юллап, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Котлауларга Урыссу поселогының хатын-кызлар советы рәисе, район Советы Аппараты җитәкчесе Наталья Майорова да кушылды.
.jpg)