Чара «Таң» ҖЧҖ базасында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан оештырылды. Анда районның селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамир Мамаджанов укыту семинарының программасын яңгыратты. Ул, аерым алганда, белемнәрне яңарту тармакның конструктив үсешенә ярдәм итә, дип билгеләп үтте. Мамаджанов сүзләренә караганда, сыерларны каплатуның альтернатив ысулы сыерларның һәм бозауларның генетик потенциалын берничә тапкыр арттыра, сыерлар табигый каплату вакытында теге яки бу авыруга дучар булырга мөмкин. Сыерларны ашату һәм карап тоту технологиясен үтәсәң, алга таба алынган үрчемнең продуктлылыгы артачак. Терлекләрне орлыкландыру мәсьәләсенә җаваплы караганда, терлекчелек тармагы бюджетының керем өлеше дә артуы аңлашыла.
Чарада «Элита» АҖ Бөгелмә филиалы начальнигы Фаил Бадыйков, «Россельхозцентр» ның Татарстан Республикасы буенча Ютазы филиалы җитәкчесе Гөлнара Җиһаншина, район хуҗалыклары бухгалтерлары, зооветеринария белгечләре һәм башкалар катнашты. Асылда, укытуның бурычы - мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының квалификациясен күтәрү.
Фаил Бадыйков үз чыгышында мөгезле эре терлекләрне Европа һәм Харьков методлары буенча ясалма орлыкландыру технологиясенең үзенчәлекләренә игътибар итте. Аның сүзе шулай ук орлыкландыруның яңа алымнары аша мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калуга һәм арттыруга юнәлдерелгән иде, бу куркынычсызрак та, икътисади яктан максатка ярашлы да.