Мәчетле авыл – нурлы авыл

2022 елның 15 апреле, җомга

Манараларында ярымай балкыган, мәчете булган авылларның үзенә күрә бер яме була.

Байлар авылында мәчет 2001 елны торгызыла. Бай тарихлы авылның тәүге иман йорты исә моннан бер гасыр элек төзелә. Тарихи чыганакларда авылга 1862 елда нигез салынуы турында белдерелсә, 1889 елгы сан алу мәгълүматлары биредә бер мәчет булуын дәлилли.

Авылның хәзерге мәчетен төзеткән Зимфира Мөхәммәтшина әйтүенчә, борынгы иман йорты клуб урынында булган, тик ул дәвердә мәчеттә мулла булып торучыларның, шәригать кануннарын  үтәүчеләрнең барысының да исемнәре билгеле түгел. Шулай да Хаҗи Галимов, Гомәр Хаҗиев, Исмәгыйл Исмәгыйлов, Мөслим Гәрәйшин, Якуп Мөхәммәтшинның игелекле гамәлләре тарихка кереп калган.

Совет заманында җимерелгән мәчетләр янәдән торгызыла башлагач, бу изге эшкә Зимфира Мөхәммәтшина алынган. Ул чорда Урыссу бистәсендә ислам динен торгызуда башлап йөрүче Мәрзия Сәлимгәрәеваның  “Байлар авылында да мәчет салырга кирәк, әйдә, тотын, син булдырасың аны” дигән сүзләре, аның хәер-фатихасы сәбәп булгандырмы, әллә әнисенең дингә карата ихтирамымы, монысы мөһим түгел. Зимфира апа, тәвәкәлләп, бу четерекле, әмма изге эшкә алынырга була. Иң элек ул авыл клубында, халыкны җыеп, җыелыш уздыра. 1994 елның 15 июле була бу. Зимфира апа барлык эшләрне оештыручы да, матди яктан җаваплы кеше дә була.

Мәчет төзелешенә беренче ярдәмне Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән килгән гарәпләр күрсәтә. Колхоз төзи башлаган йорт сатып алына һәм аны мәчет итеп кору турында килешү төзелә. Бу чорда район белән Роберт Хәйруллин җитәкчелек итә һәм аның иман йортын торгызуда ярдәме зур була. Ул Урыссу бистәсендә эшләп килүче предприятиеләрнең төзелеш эшендә булышуларын сорый. Шулай итеп, әлеге предприятиеләр ярдәмендә нигезне ныгыту, газ үткәрү, койма урнаштыру, капка ясау кебек әһәмиятле эшләр башкарыла. Октябрьский шәһәреннән Солтан исемле кеше бер машина арбасы өрлек китерә. Авыл халкы да кулыннан килгәннең барысын эшли. Ул заманда эш хаклары тоткарланып бирелгәнлектән, кемнәрдер такта, буяу, калай, пыяла белән булышса, икенчеләре таз, чиләк, комганнар ясап бирә, өченчеләре чистарту, җыештыру эшләрен башкара. Наилә һәм Мөхәммәт Бадыкшиннар, үз бакчаларында үскән агачларны кисеп, идәнлек такта ярдырытып бирә. Менә шулай күмәк көч белән төзелгән мәчет ачу тантанасында Казанның ул чактагы мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да катнаша. Әлеге гыйбадәт йорты хәзерге вакытта да халыкка хезмәт күрсәтә.

2003 елдан авылда имам вазифасын, дини йолаларны  Мансур-Ринат Шакирҗанов башкара. Ул Октябрьскийның “Нурул Ислам”, Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә белем алган. Иман нурын саклаган мәчеттә бүген дә җомга намазлары укыла, гаетләр уздырыла.

Миләүшә КӘРИМОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International