Бүген Урыссу поселогында Җиңү скверына керү юлында «Биш почмаклы йолдыз» тимер конструкциясе урнаштырылды.
Тиздән биредә Кызыл йолдыз һәм өстә Җиңү ордены значогы формасындагы керү төркемен күрә алачакбыз.
Моннан тыш, Җиңү скверындагы клумбада «Солдат каскасы» дип исемләнгән топиар фигура урнаштырылачак.