Торак -коммуналь хуҗалык буенча чираттагы атналык киңәшмә узды

2013 елның 19 июне, чәршәмбе
Бүген 2013 елның 19 июненьдә торак-коммуналь хуҗалык буенча чираттагы киңәшмә узды.
Киңәшмәне Ютазы муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары А.Г. Зарипов алып барды.
Киңәшмәдә мондый сораулар каралды:
- торак-коммуналь хезмәтләрне җыю буенча эшне тизләтү. Шулай, май ае буенча хезмәтләрне җыю 27,4 % тәшкил иткән, 5 ай эчендә ел башыннан бу күрсәткеч 88,2%;
- Торак-коммуналь хезмәтләр буенча квитанцияләрне вакытында халыкка җиткерү, РУПС, РУЭС һәм РГЭС хезмәткәрләренең дә газ һәм телефон өчен квитанцияләрне ваытында халыкка илтеп җиткерү;
- вакытында халык түләүләрен ГИСУга тапшыру, план буенча 5 айга 4114,3 мең сум булса, фактта 4157,5 мең сум, бу 101,0% тәшкил итә;
- халык түләмәгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен керемне җыеп алу.
- җәйге периодта ГВС та температура режимын саклау;
- күпфатирлы йортларда, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә 2013-2014 елгы ягу сезонына әзерлек планын төзү;
- бюджет учреждениеләрендә җылылык өчен җаваплы кешеләрне укыту;
- Урыссу бистәсенең шәхси секторында яшәүчеләрнең шәхси ягулыкка күчүләре;
- урам үләннәренең һәм йорт яны территорияләренең вакытында чабылуы.

Киңәшмәдә шулай ук ОДН ның кимүе турында сорау да каралды, Шәхси приборларның показаниеләрен вакытында бирү соравы да карлады. Торак-коммуналь хуҗалык буенча түләмәүчеләр фатирларында йөрү дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International