15 нче апрель көнне, Экологик белемнәр көнендә, Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә биология һәм химия укытучысы Р.А. Хәлиуллина, "Авылымның чишмәләре" дигән класстан тыш чара үткәрде.
Теләсә кайсы җирлектә чишмәләр кеше өчен бик зур әһәмияткә ия. Барыннан да элек бу - чиста су запасы. Моннан тыш, чишмәләр - кеше гигиенасы һәм сәламәтлеге нигезе. Җирдә кеше мәңгелек түгел, ә җир, чишмәләр мәңгелек.