2 нче Урыссу урта мәктәбендә «Урыссу водоканалы» ҖЧҖнең чистарту корылмалары лабораториясе начальнигы Андреева Э.Ф. белән "Класс очрашуы" булып узды. Очрашу кысаларында укучылар "Уруссу-Водоканал" чистарту корылмаларында су чистартуның технологик процессы белән таныштылар.Эльвира Фәнис кызы халык тарафыннан фосфатсыз юу чараларын куллану кирәклеген аңлатты. Экологик отряд әгъзалары белән Урыссу поселогының сәүдә челтәрләре аша сатыла торган төрле маркадагы бәдрәф кәгазенең суда эрүе буенча тәҗрибә үткәрде.
Очрашу барышында укучылар кызыклы һөнәр иясе белән шәхсән аралашу һәм поселокның экология өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтү өчен уникаль мөмкинлек алдылар.