15 апрель көнне, «Пушкин картасы» проекты кысаларында Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
Анда балалар халык мәдәнияте турындагы сорауларга җавап бирделәр, картинкалар буенча борынгы атрибутлар таптылар, борынгы рус уеннары һәм күңел ачулары төрләрен санап чыктылар. Чара ахырында «Традицияләрнең нык җебе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.