Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына.
Узган җомга Ютазы авылы өчен генә түгел, гомумән район өчен дә истәлекле булды, вакыйга ук булмаса да, эчтәлеге буенча әһәмиятле чара –авыз ачу – ифтар ашы уздыру белән билгеләп үтелде.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм ифтарын Наилә Хөснетдинова җитәкчелегендәге район хатын-кызлар советы оештырды. Чараны оештыруда башлангыч хатын-кызлар оешмалары, район мәчетләреннән килгән хатын-кызлар һәм авылның алыштыргысыз активистлары да катнашты.
Бәйрәмгә мөхтәрәм кунаклар сыйфатында район башлыгы Аяз Шәфигуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов, авыл мәчетләре имамнары, предприятие җитәкчеләре һәм башкалар чакырылган иде. Әлбәттә, ифтар -Рамазан ае вакытында кичке ашны ашау дигән сүз. Көн буе, таңнан алып кояш баеганчы ураза тотучылар өчен ризык аеруча кыйммәткә ия. Ә инде туганнарың һәм якыннарың белән бергә бәйрәм өстәле артында ризык җыю –зур мәгънәгә ия күренеш. Үзегез уйлап карагыз, әйтик, Ютазы хатын-кызларына йөздән артык кешене сыйлау өчен күпме көч, өлгерлек һәм оешканлык кирәк булган! Бу кичтә Ютазы мәчетендә нәкъ менә шуның кадәр кунак җыелды. Биредә үк, төп өстәлдән ерак түгел, Урыссу мәдрәсәсе шәкертләре урнашты. Асылда, бу яшь кешеләр - район мөселманнарының горурлыгы. Күп вакыт узмас, алар уку йорты диварларын калдырып, Ислам яктылыгын Җир йөзендәге башка төбәкләргә таратырлар. Моннан мең елдан артык элек Ислам барлыкка килүнең чишмә башында торган ата-бабаларыбыз васыять иткәнчә . Биредә шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ютазы авылында узган әлеге масштаблы чара быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды. Коръән сүрәләре исә Урыссу мәдрәсәсендә тәрбияләнүчеләр - Коръән хафизлар башкаруында, тыңлаучыларның күңелләрен сафландырып, аеруча үтемле яңгырады.
Ютазы мәчетендә җыелганнарны сәламләп, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые, район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин Урыссу мәдрәсәсенең остазларын, һәр кешенең дини тормышында бушлык барлыкка килергә мөмкинлек бирмәүче авыл мәчетләренең имамнарын тәкъдим итте. Ул Ютазы җирендә Ислам яңарышының чишмә башында торган хәзрәтләрнең, зирәклек үрнәге булган абыстайларның исемнәрен аерым җылылык белән атап үтте, изге Рамазан ае уңаеннан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның район мөселманнарына юлланган сәламләү хатын укыды. Анда, аерым алганда, ураза тотучы мөселманнар ризыктан гына түгел, ә бәлки башка күп гөнаһлы гамәлләрдән тыелуның асылын тулысынча аңларга тиешлекләре билгеләп үтелә.
Рамазан ае белән ютазылыларны район башлыгы Аяз Шәфигуллин да котлады. Ул бу чарага югары бәя бирде, ураза тоткан якташларына рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче вакыйганың – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтүнең мөһимлеген ассызыклады. Ютазы авылында төзекләндерү буенча башкарылган эшләргә кыскача тукталып, район башлыгы әлеге юнәлешнең дәвамлы булачагына ышанычын белдерде.