Урыссу шахматчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Актаныш районы Балалар иҗат үзәге базасында Н. Мөхәммәдҗанов истәлегенә шахматчылар арасында Татарстан Республикасы Ачык шәхси команда беренчелеге булып узды.

Турнирда безнең районнан биш бала, Балалар иҗат үзәгенең шахмат түгәрәге җитәкчесе Алексей Шерер тәрбияләнүчеләре катнашты. Алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Фатыйхов Бәхтияр 3 нче урынны алды, ә команданың калган катнашучылары Халыкара рейтингка кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International