Ютазы урта мәктәбе укучысы Закирова Эльвина Республика экологик олимпиадасында катнашты

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Закирова Эльвина Ютазы урта мәктәбенең 4 б сыйныф укучысы, 2022 елның 17 апрелендә Казан шәһәрендә 2-5 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән республика экология олимпиадасында катнашты.Читтән торып үткәрелгән турга Эльвина һәм җитәкче Гыйльметдинова З.М. "Эко-традицияләр. Балчык һәм аны куллану" эшен тәкъдим иттеләр. Проектка әзерлек кысаларында Эльвина элеккеге Урал мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Камил кызының балчык эшләре белән танышкан. Бу эшләр аны илһамландырган һәм сокландырган. Шулай ук Эльвина балчык уенчыклар ясау буенча БИҮ педагогы Гөлнара Мәзгут кызының мастер-классында булды, анда балчык белән эшләү серләре белән танышкан. Турыдан-туры этапта Закирова Эльвина иң яхшы тикшеренү эше өчен Диплом белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International