Балалар иҗат үзәге укучылары «Урал талантлары» Халыкара фестиваль-конкурсында катнаштылар

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

2012 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы «Балалар иҗаты үзәге» МББУ укучылары «Урал талантлары» Халыкара фестиваль – конкурсында катнаштылар.

Җитәкчеләре Әхмәдишина Альбина Вәгыйз кызы булган «Сөембикә» берләшмәсенә йөрүче укучылар Уфа шәһәренең зур сәхнәсендә лаеклы чыгыш ясадылар һәм II һәм III дәрәҗә дипломантлар һәм лауреатлар булдылар.

Аларның ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын телибез. Аларның күзләрендә очкын сүнмәсен, һәрвакыт мөмкинлекләр ачылып торсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International