Язын күп эшләр “ачыла”

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә узган бүлек һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә бүгенге көндәге күп кенә актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Әйтик, Урыссу район үзәк хастаханәсенең  баш табибы Светлана Шакирова сәламәтлек саклау өлкәсендә узган атнадагы эшләр торышы турында хәбәр итте. Халык, дип билгеләп үтте ул, маммография һәм флюорография диагностикасын дәвам итә. Терапия бүлеге элекке урынына кайтты, анда вакытлыча ковид-госпиталь эшли иде. Коронавирус авыруына килгәндә, 60 яшьтән өлкәнрәк берничә кеше амбулатор дәвалануын дәвам итә. Ковид белән зарарланган балалар юк.

Балалар һәм спорт мәйданчыкларының техник торышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Сергей Рузанов тулырак мәгълүмат бирде. Анализ алдыннан барлык әлеге объектларның тиешле бүлекләре тарафыннан рейд тикшерүе үткәрелгән. Һәр инвентарь һәм җиһаз урыннарында җентекләп тикшерелгәннән соң, ремонт эшләре башкарылачак. Аяз Шәфигуллин әлеге мәсьәләне 1 майга кадәр хәл итү зарурлыгына игътибар итте.

Узган атнаның оператив хәле чагыштырмача тыныч булган. Шуңа да карамастан, хокук саклау органнарына 62 мөрәҗәгать кергән. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ленар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, ун урлашу очрагы теркәлгән, аларның тугызы «кайнар» эздән ачылган. Нигездә, маргиналь шәхесләр бакчаларда караклык кылу кәсебен яңартканнар. Узган атнада юл-транспорт һәлакәтләренең алты очрагы теркәлүе күңелле хәбәр түгел, әмма зыян күрүчеләр булмавы яхшы яңалык. Сәлимгәрәев шулай ук автомашиналарның пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеге таләп ителгән нормаларга туры килү-килмәү мәсьәләсенә дә тукталды. Район башлыгы әлеге юнәлеш буенча эшне активлаштырырга чакырды. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе дә җитди мөнәсәбәт таләп итә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан камыл яндыруга юл куелмаска тиеш.

Соңгы вакытта Урыссу поселогында эчә торган суның сыйфаты мактанырлык булмый башлаган иде. Су тутык төсендә булырга тиеш түгел. Кулланучы теге яки бу ремонт эшләренә бәйле вакытлыча уңайсызлыкларга түзә ала, ләкин шуннан артыкка түгел. Электрны өзү дә нигезле булырга тиеш. Шуңа күрә тиешле предприятиеләр җитәкчеләре район башлыгы тәнкыйтькә дучар булды.

Гадәттәгечә, яз муниципаль берәмлекләр алдында да эш-мәшәкатьләрнең яңа “офыкларын” ача. Шуңа күрә оператив киңәшмә барышында тормыш белән тәэмин итүнең башка күп кенә мәсьәләләре - язгы кыр эшләре, торак пунктларны санитар чистарту, район сәүдә нокталарында бәяләр мониторингы, 9 Майны бәйрәм итүгә әзерлек, төзекләндерү мәсьәләләре һәм башкалар турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International