«Патриот» яшьармия отряды әгъзалары Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашучылар истәлегенә кулган монумент янында өмә үткәрделәр

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

26 апрель көнне Чернобыль АЭСындагы аварияне ликвидацияләүдә катнашучыларны искә алу монументы янында район митингы узачак.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан "Патриот" юнармия отряды әгъзалары, отряд җитәкчесе Шәрифуллина Л.Р. белән бергә, "Игелекле эшләр" акциясе кысаларында территорияне төзекләндерергә карар итте.

Балалар коелган яфракларны, ботакларны, коры үләнне җыештырдылар, территорияне көнкүреш чүп-чарыннан арындырдылар, һәйкәл янын себерделәр һәм плитәләрне юдылар.

Әлеге монумент, һәлакәтле вакыйга бездән вакыт узу белән ерагайса да, үсеп килүче буынга мондый һәлакәтләр кабатлануга һич юл куярга ярамаганлыгын кисәтеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International