Хөрмәтле гражданнар!

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы район Советы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.2003 ел, № 131-ФЗ Федераль закон, « Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 21.07.2014 ел, № 212-ФЗ Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Советының 28.04.2020 ел, № 18 карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставы, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Җәмәгать советы турында 17.02.2021 ел, № 32 карары белән кабул ителгән Нигезләмә нигезендә, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Ютазы муниципаль районының Иҗтимагый советы формалашуы турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә даими яшәүче, 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Иҗтимагый советы составына  кертү турында (Урыссу ш.т. п., Пушкин ур., 38 нче йорт, 205 нче бүлмә (Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы) 2022 елның 22 маена кадәр гариза-анкета бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International