Экологик сәгать кысаларында "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активистлары Ютазы авылының "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре белән язгы чорда кошлар турында (аларның җылы яклардан кайтуы, оя корулары, бала чыгарулары) әңгәмә үткәрделәр. Активистлар кошларга ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга кирәк булуы турында сөйләделәр.