Ютазы районында гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакыру дәвам итә

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты алдында РФ Кораллы Көчләренә Ютазы районыннан 24 кешене җибәрү бурычы тора. Беренче озату 21 майга планлаштырыла.
Урыссу үзәк район хастаханәсе базасында беренче чакырылыш комиссиясе 13 апрельдә узды, аңа 25тән артык үсмер килде. «Комиссия эше башланыр алдыннан булачак солдатлар белән тулы инструктажны район хәрби комиссариатының чакыру бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин үткәрде. Ул призывникларга аларның хокукларын һәм бурычларын аңлатты. Барлык егетләр дә алдан медицина комиссиясен узды», - дип хәбәр итте чакырылыш комиссиясе сәркатибе Наталия Никитина.
Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов сүзләренә караганда, чакырылыш Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән срокларда һәм планлы тәртиптә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International