19 апрель - Умырзая туган көн

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Беренче чәчәкләр - махсус яклауга мохтаҗ үсемлекләр.

Умырзаяларның кайбер төрләре Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм төбәк Кызыл китапларына кертелгән. Бу көнне "ЭкоЛучики" отряды активистлары 1-4 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрделәр. Әңгәмә барышында укучылар бу чәчәк турында кызыклы фактлар белделәр, Ютазы районында да умырзаяларның Кызыл китапка кертелүен ачыкладылар. Бу беренче чәчәкләр дә яклауга мохтаҗ дигән нәтиҗә ясадылар. Чәчәкләрнең төрләре турында күзаллау булдыру өчен уен үткәрделәр һәм пазл җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International