30 апрельдә билгеләп үтелүче Россия Федерациясенең Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең туган көнен бәйрәм итү алдыннан Үзәк балалар китапханәсендә башлангыч мәктәп балалары өчен "Янгыннарны булдырмас өчен балаларга күп белергә кирәк!» дип аталган әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Загретдинова Кадрия балаларга янгын килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләде, янгын сүндерү чаралары һәм аларны куллану тәртибе белән таныштырды. Шулай ук электр приборларын куллану кагыйдәләре һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләде. Балалар күңел ачу-уен программасында катнаштылар. Уен ярдәмендә балалар янгынны кисәтүнең төп кагыйдәләрен истә калдырдылар, телефон аша янгын сүндерүчеләрне чакыртырга һәм янгын куркынычы булган предметларны характерларга өйрәнделәр.