Яз көне юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәсе - икеләтә игътибар һәм уяяулык.
Ленин һәм Пушкин урамнары киселешендә 2 нче мәктәп укучыларыннан торган ЯИХ отряды «Асфальтта юл йөрү кагыйдәләре» акциясе үткәрде.
Мондый акцияләр үткәрү - юлда үз-үзеңне тоту турында искә төшерүнең иң гади һәм нәтиҗәле ысулларының берсе.
Юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын булдырмас өчен юл хәрәкәтенең мөһим кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.