Ел саен 20 апрельдә, 2007 елдан башлап, Россиядә түләүсез үз каннарын бирүче кешеләргә багышланган Илкүләм донор көне билгеләп үтелә.
Донорлык көн саен меңләгән кешене коткара, әмма ел саен кан күбрәк кирәк. Кемнеңдер гомерен саклап калу өчен табиб булу мәҗбүри түгел. Донорларның исемнәре пациентлар өчен билгесез булып кала, әмма барлык коткарылган кешеләр үз геройларына зур рәхмәт әйтәләр.
Кан бирү пунктлары:
"Республика кан үзәге" ДАСУ
Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 85
Росплазма
Казан шәһәре, Островский ур., 69
Кан бирү станциясе
Яр Чаллы шәһәре, Гидростроительләр ур., 19
Кан бирү станциясе
Түбән Кама шәһәре, Менделеев ур., 32а
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт шәһәрендә Республика кан үзәге
Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 157
Алабуга үзәк район хастаханәсе
Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр ур., 57