Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Муниципаль хезмәткәр көне белән котлыйм!
Җирле үзидарә органнары - ул кешеләргә иң якын булган хакимият вәкилләре. Кеше очраша торган барлык проблемалар да диярлек муниципаль дәрәҗәдә хәл ителә. Гражданнар нәкъ менә җирле хакимияткә үзләре алдында торган катлаулылыклар, проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр. Җирле үзидарә хезмәткәрләре көндәлек тормыш сыйфатын билгеләүче иң мөһим мәсьәләләрне көн саен хәл итеп, бу эшне урыннарда башкаралар.
Кадерле хезмәттәшләр! Үз эшегезгә намуслы карашыгыз, инициативалы булуыгыз, ярдәмчеллегегез, халык белән эшли белүегез өчен рәхмәт сезгә.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, авыр һәм җаваплы эшегездә һөнәри уңышлар, туган районыбыз хакына яңа казанышлар телим. Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын! Барлык башлангычларыгызда да уңышлар!
Ютазы муниципаль районы башлыгы
А. Ә. Шәфигуллин