26 майдан 28 майга кадәр Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә «Һөнәре буенча иң яхшы»II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 26-28 маенда Әлмәт шәһәрендә Россия Федерациясенең машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак (алга таба - Конкурс).

Конкурсны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «РИМЕРА»  компанияләр төркеме оештыра.

 

Конкурс эшче һөнәрләрне популярлаштыруга һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (35 яшькә җитмәгән) машина төзелеше комплексы предприятиеләренең яшь белгечләре чакырыла.

Конкурс чаралары кысаларында ЧПУ системалары, сәнәгать робот техникасы, хезмәтне саклау һ. б. юнәлешләр буенча мастер-класслар узачак.

Конкурста катнашу өчен оешмага 2022 елның 8 маена кадәр түбәндәге электрон почта аша гариза җибәрергә кирәк: org.profmasterstvo@mail.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән кушымта итеп бирелә торган мәгълүмати хатта, конкурс афишасында, шулай ук сылтама буенча танышырга мөмкин: https://bit.ly/3IFk3NU - 8-960-082-99-32 телефоны буенча (җаваплы – Зәйнетдинов Ленар Робертович, конкурста катнашу өчен гаризага сылтама: https://forms кgle/qFXVc9XRhD2NzZYGA).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International