Бу вакыйга белән яшьләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сергей Рузанов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов һәм полиция җитәкчесе урынбасары Ленар Сәлимгәрәев котладылар. Тантаналы чарага 19 укучы чакырылган иде.
Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны Светлана Петровна тапшырды. Паспортлар белән бергә укучыларга истәлекле бүләкләр өләштеләр һәм Россиянең тулы хокуклы гражданнары булулары белән котладылар.
Чара 21 апрельдә билгеләп үтелүче җирле үзидарә көненә багышланган иде.