Физик культура атналыгы кысаларында Урыссудагы 2 санлы урта мәктәпнең егетләр җыелма командасы Ютазы урта мәктәбе тарафыннан иптәшләрчә уенга чакырылды. Әлеге мәктәп укучылары аларның көндәшләре булды. Урыссу мәктәбе укучылары 3:1 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады.
30 апрель көнне волейбол буенча Урыссудагы 2 нче номерлы мәктәбенең егетләр командасы Ютазы районы данын Чирмешән районында МӘКТӘП ВОЛЕЙБОЛ ЛИГАСЫның зона этабында яклаячак, аларга уңышлар телик!!!