17-20 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле буенча Халыкара олимпиада узды, анда Татарстан Республикасыннан, БДБ һәм якын чит илләрдән 500 дән артык укучы катнашты. Безнең кызлар, Каюмова Элина/Каразирек урта мәктәбе / һәм Мөхәммәткалиева Раушания/Ютазы урта мәктәбе/ барлык этапларда да лаеклы чыгыш ясадылар: биремнәрне үтәделәр һәм "Минем шәҗәрәм" проектын якладылар.
Бүген Бөтенроссия туган тел форумында Халыкара олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләделәр. Сәхнә түреннән Каюмова Элина призер дипломы һәм 20000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнүен ишетү күңелле булды. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!